Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалау өчен препаратлар исемлеге киңәйтеләчәк
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауга кагылышлы тәкъдимнәрнең яңа, уникенче, версиясе чыга. Анда коронавирусны дәвалауда яңа вариантлар кертеләчәк, дип хәбәр итә Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко.
Әйтик, документның яңа редакциясендә әле күптән түгел генә теркәлгән һәм инструкциядә булмаган препаратлар һәм дарулар урын алачак. Алар коронавирус инфекциясен дәвалаган вакытта моңарчы тәкъдим ителмәгән булган,
«Нигездә, бу Россиядә инде кулланыла торган препаратлар булачак, анда яңадан теркәлгән препаратлар өстәлә, — дип искәртте белгеч РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында. — Анда альтернатив дәвалау схемалары һәм инструкциядән тыш препаратлар өстәлергә мөмкин».