Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «11 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 29, Чаллыда – сигез, Тукай районында – өч, Зәй, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында – икешәр, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 714 очрагы теркәлгән, 22 465 кеше (шуларның унбере – узган тәүлектә) терелгән.