Чаллыда яшәүче бер хатын чакыру буенча килгән фельдшерны кыйнаган
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ашыгыч ярдәмгә Чаллыда яшәүче бер хатын-кыздан чакыру килгән. Ул үзен әнисе кыйнавы хакында хәбәр иткән. Табиблар тиешле адрес буенча килгән. Фатирга кергәч, хуҗабикә фельдшер кызга ташланган һәм аны кыйнарга керешкән. Табиблар полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Агентлык мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне фельдшер, тәнендә кыйналган эзләрне фотога төшереп һәм үзен рәнҗеткән хатын-кызга карата тиешле чара күрүне сорап, гариза язарга ниятли.