Казахстанның Уральск шәһәрендә ике мең урынлык яңа мәчет төзелә
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Уральск шәһәренең Жангир Хан урамында калкып чыгачак яңа мәчетнең иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге игълан ителгән һәм эшләр кабул ителә башлаган инде. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты яза. Мәчет 1500-2000 кешене сыйдыра алачак. Конкурста катнашучылар техник бирем нигезендә объектның архитектур проектын тәкъдим итәргә тиеш. Эшләр быелның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйгедә лицензиясе булган проект оешмалары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала. Исәпкә алынырга тиешле тагын бер фактор бар, ул – бинаның эчке киңлеге, архитектура рәвеше, конструкциясенең икътисади яктан максатка ярашлылыгы һәм энергия нәтиҗәлелеге. Шунысын да искәртик: мәчетнең иң яхшы эскиз проекты номинациясендә төп призның күләме 2 000 000 тенге тәшкил итә. Бәйгедә катнашучыларны сайлау, җиңүчеләрне бүләкләү Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында төзелгән комиссия тарафыннан башкарылачак.