Санкт-Петербургта «Татарча диктант» Милләтләр йортында узачак
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф чарасында катнаша алачак. Чара Милләтләр йортында узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра, дип хәбәр итә вәкиллек. Диктантны язуның төгәл датасы, вакыты һәм адресы: 2021 елның 11 сентябре, сәгать 11.00, Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортында (Моховая урамы, 15 йорт). Теләге булган һәркемне татарча диктант язарга 11 сентябрьдә сәгать унбердә Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортына (Моховая урамы, 15 йорт) чакырып калабыз, диелгән хәбәрдә.