Казан кешесе барда җәнҗал куптарган өчен 46 яшьлек ир-атны пистолеттан атып үтергән
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Павел Климчак). 29 август төнендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Яр буе урамында 46 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек Казан кешесен тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казанда яшәүче ир-ат төнлә барга килгән, анда хезмәткәрләрнең берсе һәм аның танышы белән сөйләшергә керешкән. Кайсыдыр мизгелдә тагын бер ир-ат бар хезмәткәре белән гауга куптарган, шуннан соң Казан кешесе җәнҗал чыгарган ир-атка кулдан ясалган пистолеттан берничә тапкыр аткан. Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ир-ат бу җинаятьтә катнашы булуын танымаган. Тиздән аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Эшне тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.