Евгений Богачев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. 25 августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Богачев әлеге бүләккә нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды.