Иртәгә Татарстанда томан һәм яшен көтелә
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 13тән 18 градуска кадәр, көндез 29 градуска кадәр җылыначак.