Түбән Кама мэры хуҗасыз хайваннар приютларында булды
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин хуҗасыз хайваннар приютларында булып, аларның җитәкчеләре белән аралашты. Түбән Кама районының Олы Афанас авылында урнашкан «Дорога домой» приютында йөздән артык эт асрала. Алар барысы да шәһәр урамнарыннан китерелгән. Приют җитәкчесе Алмаз Мөхәммәдиев сүзләренчә, приютта хайваннар волонтерлар һәм шәһәрлеләрдән күрсәтелгән ярдәм хисабына асрала, әмма акча җитми. Азыктан тыш, коммуналь хезмәтләр һәм аренда өчен түләргә, дару запасын тулыландырырга, ветеринарлар хезмәтенә чыгымнар тотарга кирәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Хвостики» шәхси приютында бүген 40 эт һәм 83 песи бар. Приютны ике ел элек Лира Шәмсетдинова ачкан. Приют ачылганнан бирле, ул җитәкче һәм волонтерлар хисабына эшли. Айдар Метшин приют җитәкчеләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. «Мин сезне хөрмәт итәм, сез — үзенчәлекле кешеләр, — дип өстәде Түбән Кама муниципаль район башлыгы. — Безгә хайваннар өчен шәхси приютлар эше буенча махсус программа булдырырга кирәк. Программа өчен җаваплылар булачак, алар сезнең белән эшләячәк. Бу мәсьәлә белән системалы һәм эзлекле рәвештә шөгыльләнәчәгебезне вәгъдә итәм». Моннан тыш, Түбән Кама муниципаль район башлыгы приютларда волонтерлар эштән соң, ял итә алсын өчен урыннар булдырырга вәгъдә бирде. Айдар Метшин белән бергә бүген приютларда ирекле ярдәмчеләр дә булды. Алар хайваннарга азык запасы алып килгәннәр.