Татарстан халкы республиканың ун символын сайлаячак
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген «Халык Республикасы» дип аталган зур онлайн-проект башлана, татарстанлылар республиканың ун символын сайлаячак. «Республикада 43 район һәм ике шәһәр округы (Казан һәм Чаллы), аларның һәркайсында символлары бар — җирле халык алар белән горурлана. Ул күптөрлелектән ничек бер символны гына сайлап алырга?», — ди оештыручылар. Август һәм сентябрь айларында социаль челтәрләрдә «Халык Республикасы» бәйгесе узачак, ул өч этаптан тора. Беренче этапта республикадагы барлык муниципаль берәмлекләр катнаша, һәрберсе буенча аерым тавыш бирү була, анда биш җирле символ тәкъдим ителәчәк. Һәр этапта иң аз тавыш җыйган районнар төшеп кала. Нәтиҗәләр тавыш бирүчеләрнең район яки шәһәр округы халкы нисбәте буенча билгеләнә. Бәйгенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә тавыш биреп була. Җиңүчеләр 19 сентябрь көнне билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны сылтама аша алырга мөмкин.