Мәгариф һәм фән министрлыгы чит ил студентларына Россиягә укырга килергә рөхсәт итте
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары дәресләрне дәвам итү өчен кире кайта алачак. РФ Фән һәм югары белем министрлыгы махсус алгоритм әзерләгән, ул карауга тапшырылган.
«РФ территориясендә яңа коронавирус инфекциясен таратуны кисәтү буенча оператив штаб укуны дәвам итү өчен илгә керергә рөхсәт итте. Мәгариф һәм фән министрлыгы чит ил студентлары Россиягә килә алсын өчен кагыйдәләр булдырган һәм якын алар арада расланачак», — дип ведомствога сылтама белән хәбәр итә РИА Новости.
Алгоритмны раслаганнан соң, барлык чит ил студентлары Россиягә килә, тулай торакка күченә һәм укуларын гадәти режимда дәвам итә алачак.
«Россиянең барлык вузлары диярлек уку елын традицион форматта башлый. Без Тышкы эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән берлектә оператив штабтан барлык чит ил студентлары өчен чикләрне ачуны сорадык. Безне хупладылар», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның сүзләрен.
Аның сүзләренчә, теге яки бу сәбәпләр аркасында Россиягә килә алмаган студентлар өчен дистанцион укыту оештырылачак, индивидуаль уку планнары, өстәмә дәресләр эшләнәчәк һәм сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар булдырылачак.