Миңнеханов укытучыларны укучыларның ата-аналары белән элемтәне көчәйтергә чакырды
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп җитәкчеләрен укучыларның ата-аналары белән элемтәне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ул Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.
«Мәктәпләр ата-аналар бергәлеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Бүген күптөрле формалар бар. Ләкин ата-аналар җыелышлары белән генә чикләнү дөрес түгел. Ата-аналар белән эшне белән көчәйтү өчен иң заманча мөмкинлекләрне кулланырга, экспертлар чакырырга кирәк», — диде Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, мәктәп кенә түгел, ата-аналар да үз балалары өчен җаваплылык тотарга тиеш. «Казан гимназиясендә булган фаҗига буенча әти-әниләр бернинди сигнал бирмәүдә гаепле. Кисәтә алалар иде, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булыр иде. Егет рәсми рәвештә корал алган, һәм аны беркем дә туктатмаган. Шуңа күрә ата-аналар үз балалары өчен шулай ук җаваплы дип саныйм», — дип аңлатты ул.
Цифрлы белем бирү кысаларында укучылар кибермошенниклар хәйләләренә бирешмәсен, кибербуллинг кулланмасын, мәгълүматларның конфиденциальлеге нәрсә икәнен аңласын өчен интернетта имин эш турында база белемнәрен формалаштырырга кирәк, дип өстәде республика җитәкчесе.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга балалы гаиләләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Республикада 539 мең гаилә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча алган инде.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.