Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1941, 1942, 1952 елларда туган өч хатын-кыз һәм 1944 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе вакытында Татарстанда вирустан 664 кеше үлгән.