Кич Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан территориясендә яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Мондый һава торышы шимбә көндез дә дәвам итәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бу вакытта җил секундына 15-20 метр тизлек белән исәргә мөмкин.