Татарстанның иң яхшы автоледие титулын Әлмәт районыннан Эльвера Ибраһимова яулады
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Павел Климчак). 19 августта Казанда «Автоледи — 2021» республика конкурсы финалы узды. Анда машина йөртүчесе 12 хатын-кыз катнашты. Конкурсны республика Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте оештырды.
Финалда катнашучыларга өч этапны узарга кирәк иде. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырды, аннары вакытка махсус күнегүләр башкардылар, ә ахырдан «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кызлар карашы» темасына иҗади конкурс узды.
Беренче урынны Әлмәт районыннан Эльвера Ибраһимова яулады, икенче урында шул ук районнан Людмила Кулагина, өченче урынгы Чаллыда яшәүче Наталья Борисенко алды.
Конкурста шулай ук зачеттан тыш чыгыш ясаган Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре дә катнашты. Алар арасында беренче урынны Елизавета Елесина, икенче урынны Екатерина Громова, өченче урынны Камилла Нурмөхәммәтова алды.