Татарстан журналистлары «Многоликая Россия» бәйгесендә катнаша ала
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан һәм Россия журналистлары «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала. Гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгене Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.
Эшләр «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», Басма матбугатта чыккан мәкаләләр циклы», «Интернет басмаларда чыккан мәкаләләр циклы», Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар», шулай ук «Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иң яхшы медиапроект» номинацияләрендә кабул ителә.
Комиссия бәяләмәсе буенча иң күп балл җыйган катнашучыга Гран-при биреләчәк. Дипломантлар 30-100 мең сум күләмендә акчалата приз алачак. Бәйге шартлары белән тулырак сылтама аша кереп танышырга була.