Миңнеханов татарстанлыларга республика районын пейзажлары буенча танырга тәкъдим итте
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда Татарстанның бер районы сурәтләнгән видео чыгарды. Республика Президенты язылучыларына бу роликның кайсы районга багышланганын белергә тәкъдим иткән. «Кайсы район бу, кем таныды?» — дип язган ул видео астына. Үз вариантыңны әлеге пост астында язып калдырырга була.