Казанга Ярославльдән килгән туристлар суррогат алкоголь эчеп агуланган
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Светлана Белова). Ярославль өлкәсеннән килгән ир белән хатын һәм аларның гаилә дусты Казанда суррогат коньяк эчеп агуланган.
Үзләре табибларга сөйләгәнчә, алар исерткечне (карап торышка коньякны хәтерләткән литр ярымлы сыеклык) әле Ярославльдә чагында ук таксисттан сатып алган. 7 августта алар Казанга килгән, ә 8 август иртәсендә әлеге сыеклыкны эчкәннәр.
«Хатын-кызның берничә сәгатьтән соң хәле начарайды, косты, ә 9 август иртәсендә аңын югалтты. Аны бик авыр хәлдә 2нче Республика клиник хастаханәсенә китерделәр», — диде агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта Ярославльдә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 2нче Республика клиник хастаханәсендә комада ята, табиблар аның гомерен саклап калу өчен барысын да эшли.
«Аларның өчесе дә суррогат алкоголь белән агуланган дигән шик бар иде. Анализ ясап, моны расладык», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы.
Хатынның ирен һәм дустын (берсе — 34, икенчесе — 36 яшьтә) 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Алар үз аңында, әмма икесе дә шулай ук авыр хәлдә.
«Алар сукырая һәм начар күрә башлады, суррогат алкоголь белән агуланган чагында шулай була. Туристларның гомерен саклап калу өчен барысын да эшлибез», — диде Алия Насыйбуллина.