Самарада «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында мастер-класс була
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 12 августта П.В.Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (Ленин урамы, 142) «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында Завьяловлар остаханәсеннән значоклар һәм магнитлар ясау буенча кызыклы мастер-класс узачак. Башлана – 18.00 сәгатьтә. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Завьяловлар иҗади остаханәсе – гаилә проекты ул. Анда һәркемнең үз юнәлеше (таш һәм тире эшкәртү, рәсем сәнгате, керамика, заманча һәм традицион чигү) бар. Студия җитәкчесе Миләүшә Завьялова татар бизәгенең үзенчәлекләре хакында сөйләячәк һәм теләгән һәркем, экспонатлардан илһам алып, аның җитәкчелегендә үзенчәлекле сувенир иҗат итәчәк.