Түбән Каманың Химиклар проспектында хәрәкәт чикләнә
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Түбән Камада яңа стеланы урнаштыру эшләре башлана. Шуңа бәйле рәвештә 9 август 10:00 сәгатьтән 30 августка кадәр Төзүчеләр һәм Химиклар проспектлары киселешендә барлык төр автотранспорт өчен хәрәкәт чикләнә. Түбән Камада яшәүчеләрдән һәм шәһәр кунакларыннан вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен һәм үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда.