Татарстан игенчеләре 2021 елда беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алган
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанда беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алганнар. 30 июльгә 1 129 168 тонна ашлык суктырылган. 676 194 гектардан уңыш җыеп алынган. Республика буенча гектардан уртача уңыш 16,7 ц тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һава шартлары начар булуга карамастан, Татарстан хуҗалыклары эш темпларын киметми. Уңдырышлылык буенча Тукай районы алда бара — анда уңыш гектарыннан 24,1 ц тәшкил итә. Муниципалитет игенчеләре 43 601 тонна ашлык суктырган һәм 18 093 гектардан уңыш җыеп алганнар. Уңдырышлылык буенча икенче урында Тәтеш районы, анда ул 23,3 ц/га тигез. Монда 55 632 тонна ашлык суктырылган һәм 23 925 гектар җыелган. Өченче урында — Зәй районы, уртача уңыш гектардан 21,3 ц чыга. Монда 45 567 тонна ашлык суктырылган һәм 21 433 гектардан уңыш җыеп алынган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометүзәге бәяләве буенча корылык Татарстанда уңышны киметергә мөмкин.