Ринат Насыйров җанисәптән соң Төмән өлкәсендә татарлар шул санда калыр дип фаразлады
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров җанисәп нәтиҗәләре буенча себер татарлары кимемәс дип фаразлады. «Гомумән, татарлар шул санда калачак», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
«Төмән өлкәсендә Ямал, Ханты, Төмәндә 350-360 мең татар яши, шул исәптән — 60 меңнән артык себер татары. Иң күп татарлар шушында яши. Ул сан барыбер Хөкүмәт теләгәнчә булыр инде», — диде Ринат Насыйров.
«Төмән өлкәсендә татар буламы, себер татарымы — аның өчен кайгырырга кирәкми. Себер татары — себер татары дип, татарлар татар дип язылсын. Аларның нисбәте берничә гасырда салынган инде, ул берничек үзгәрәсе түгел. Кемнеңдер нәселенә себер татары, кемнекенәдер — казан татары, кемгәдер мишәрләр кергән. Бернинди каршылык юк. Аңлау бар», — диде конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиле.
Ул 46 мәктәп булганын, ләкин балалар өчен бер татар бинасы, бер балалар бакчасы да булмавын әйтте.