Татарстанда яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше ковидтан прививка ясаткан
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда өлкәннәрнең 27 проценты Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация узды. «Татарстанда өлкәннәрнең якынча 27 проценты вакцина ясаткан», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Министр урынбасары сөйләгәнчә, хәзер төбәктә планлаштырылган 60 проценттан да артыграк кешегә вакцина ясарга тырышалар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сүзләренчә, вакцинация — пандемияне җиңү өчен республикада яшәүче һәр кешенең өлеше. Бөтен планетадагы эпидемиологик процессны бары тик прививка ярдәмендә генә җиңәргә мөмкин.