Татарстан халкын ял көннәрендә эссе һава торышы көтә
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Якындагы ял көннәрендә, 31 июльдә һәм 1 августта, кызу, әмма алмашынучан һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 31 июльдә, шимбә көнне, Россиянең Европа территориясенең күп өлеше төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында кала һәм һава торышы тотрыксыз булачак. Татарстанда бу циклонның атмосфера фронтлары үткәндә кыска вакытлы, ә иртән, көндез көчле яңгырлар көтелә; кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак. Төнлә температура 15...20, көндез 26...31 градус җылы була. Якшәмбе, 1 августта, төнлә урыны белән (күбесенчә көнчыгыш районнарда) кыска вакытлы яшенле яңгыр фаразлана, температура фоны 14...19 градус тәшкил итәчәк. Ә көндез, атмосфера басымы арту һәм безнең төбәккә антициклон таралу сәбәпле, явым-төшемнәр тукталачак, 27...32 градус җылы була. Дүшәмбе, 2 август көнне, антициклон йогынтысы сакланачак. Кызу коры һава торышы көтелә. Төнлә +14...+19°, көндез 34 градуска кадәр эссе булыр дип көтелә. Сишәмбе, 3 августта, атмосфера фронты узачак, бераз яңгырлар явып үтәчәк. Бу көнне республикада +32...+37 градус эсселек көтелә. Әмма мондый һава торышы тиздән тагын салкынчасы белән алышыначак.