Яшь авторларны әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). «Глаголица» VIII әдәби премиясендә - балалар өчен халыкара әдәби конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс ел саен балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, яшь авторларны бүләкләү, Россиядә һәм чит илләрдә рус һәм татар телләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Премияне «Бәхетле тарихлар» («Счастливые истории») хәйрия фонды гамәлгә куя. Конкурста катнашу өчен 10-17 яшьлек балалар чакырыла. Гаризалар һәм материаллар 2021 елның 17 сентябренә кадәр кабул ителә. Приз фондында Россия һәм Татарстан язучыларының мастер-класслары белән үтә торган әдәби сменага 120 юллама, 36 электрон планшет, 36 кече китапханә җыелмасы, 8 «Бәллүр ябалак» сыны, басылган эшләр кергән120 альманах, дипломнар һәм сертификатлар бар.