Президент: Мөселман яшьләре көнкүреш предметларының дин таләпләренә җавап бирүен тели
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөселман яшьләре көнкүрештә кулланыштагы барлык әйберләр дин таләпләренә җавап бирүен тели, дип белдерде. «Мөселманнарның яшь буыны технологик алгарышка омтыла. Көнкүрештәге барлык предметлар үз диненә катгый җавап бирүе өчен тырыша, куркынычсыз ризыкка өстенлек бирә, алар социаль җаваплы производство принциплары яклы. Шуңа күрә саммитта аңлап куллану проблемасына зур игътибар бирелә. Бу тренд һаман да күбрәк рухландыра, бу теманы игътибар белән өйрәнү кирәк», — диде Президент Kazan Summit 2021 форумының пленар утырышында. Ул 20 млн нан артык мөселман яшәгән Россиянең ислам икътисадында потенциалы зур булуын искәртте. Бу хәләл туризм, хәләл медицина һәм башка юнәлешләр. «Саммитта элегрәк Ислам үсеш банкы һәм Үзәк банк арасында меморандум имзаланган. Ул ислам банкингын үстерүгә нигез салды. Моннан алдагы саммитта хәләл яшәү рәвешен үстерү картасы булдырылды. Пандемиядә ислам дәүләтләренең сәүдә бәйләнешләре туктамавы мөһим, системалы эш дәвам итсен», — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов. Ул инфраструктураны камилләштерү, мөселман стартапларына ярдәм итү, мөселман илләреннән Россия төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итү кебек эшләрне әйтеп узды. Пленар утырышта Төркиянең сәүдә министры Мәхмүт Муш һәм башка рәсми затлар катнаша.