Саратов Җәмигъ мәчетендә табибларны хөрмәтләделәр
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). 19 июльдә – Гарәфә көнендә Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов шәһәр хастаханәләренең «кызыл зонасы»нда хезмәт куйган һәм бүген дә эшләвен дәвам итүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Җәмигъ мәчетендә узды. Мөфти табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә коронавирус пандемиясе вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген табиб хезмәте аеруча югары бәяләнә. Мөфти очрашуда катнашучыларга нык сәламәтлек теләде. Шуннан соң Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов Саратов шәһәре хастаханәләрендә эшләүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.