Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен «Гөлстан» сменасы ачылды
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан башлап Россия Федерациясе һәм Татарстан субъектлары татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә. Быел да төрле төбәкләрендәге татар балалары өчен «Гөлстан» тел сменасы ачылды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тел сменаларында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашкан 12-17 яшьлек балалар ял итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, профильле лагерьларда катнашучыларның саны артты һәм географиясе шактый киңәйде. Соңгы өч елда Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Кыргызстаннан, Казахстаннан 5 меңнән артык укучы ял иткән. Быел Россиянең 28 субъектыннан 1 690 бала ял итә. «Гөлстан» татар теленнән сөйләм практикасы булган төбәкара сменада Татарстан, Башкортостан, Пермь крае, Мәскәү, Удмуртия, Марий Эл, Свердловск, Самара, Киров, Түбән Новгород, Саратов, Төмән, Ульяновск, Курган өлкәләреннән, Красноярск краеннан 160 кеше катнаша. Сменада катнашучылар өчен галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, язучылар, республиканың талантлы яшьләре белән очрашулар, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган. Татар балалары өчен татар теле һәм халык тарихы дәресләре, спорт турнирлары, язучылардан, галимнәрдән, мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар оештырыла.