Казанның 49нчы мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен ял үзәге булдырылачак
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанда 49нчы мәктәп базасында гади мәктәп укучылары һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзия принцибы буенча оештырылган иҗади ял итү һәм уку үзәге булдыру турында карар кабул ителде.
Татарстан башкаласы мэриясе порталы хәбәр иткәнчә, аларны слесарь эшенә һәм агач белән эшләргә, робототехника һәм чүлмәк ясарга өйрәтү планлаштырыла.
Казан мэры Илсур Метшин Мусин урамында 1977 елда төзелгән бинаның 300 кв.м мәйданлы өстәмә корпусында булды. Ул бинада капиталь ремонт ясалачагын вәгъдә итте.
«Бу проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру бик мөһим, без кирәкле җиһазларны алачакбыз, — диде Метшин. — Бина мөмкин кадәр уңайлы, һәркем файдалана алырлык булсын һәм яңадан эшләргә туры килмәсен өчен ремонтның барлык этапларын контрольдә тотуны сорыйм».
Үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өчен ял итү үзәкләре булдыру идеясен Шәһәр думасы депутаты Далия Гайнанова тәкъдим итте. Ул үзе дә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле бала тәрбияли һәм күптән түгел үзенчәлекле балалар өчен кием проекты белән бөтенроссия конкурсында җиңде.