Әлмәттә шәхси мунчада янгында ике ир-атның тәне пешкән
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәтнең Бигаш урамында шәхси мунчада янгын чыккан. Биредә ике ир-атның тәне пешкән. Янгын турында 101 номерына бүген 14.27 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 65нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре шәхси мунчада идән тактасы януын ачыклаган. Янгында ике кеше зыян күргән. 37 яшьлек ир-атның аяклары пешкән, аны Әлмәтнең Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. 30 яшьлек ир-атның куллары пешкән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.