Росприроднадзор башлыгы һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның ләм кырларын карады
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Родионова эш сәфәре белән Казанга килде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә шәһәр чистарту корылмаларының ләм кырларында булды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ләм кырлары 100 гектарга якын мәйданны биләп тора һәм Куйбышев сусаклагычына якын урнашкан, шул сәбәпле су объектына куркыныч тудыра. Бүген ләм кырларын рекультивацияләүгә әзерлек эшләре бара. Аны «Экология» илкүләм проектының «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектының «Идел елгасына куркыныч тудыра торган тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча оештыру планлаштырыла. «Бу бик дөрес. Сез Мәскәүдән кала икенче булып мондый зур проектны гамәлгә ашырасыз. Мин Татарстанның һәрвакыт алдынгылар рәтендә баруын беләм. Сезнең үрнәк объектыгыз бар, сез яхшы эшләрсез дип ышанам. Безнең мәнфәгать бер генә — моны максималь рәвештә сыйфатлы башкару», — диде Родионова.