Зәй укучылары яшь геологларның республика кыр олимпиадасында катнаша
(Зәй, 14 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Ләйлә Мостафина). Яшь геологларның VII Республика ачык кыр олимпиадасында Зәйдән 4нче мәктәп укучылары һәм педагоглары катнаша. 11-17 июльдә «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерында яшь геологларның VII Республика ачык кыр олимпиадасы уза. Анда Зәйнең 4нче мәктәпнең география укытучысы Светлана Хәбибрахманова җитәкчелегендә «Булгунняхи» командасы составында укучылар Валерия Столбова һәм Руслан Усманов катнашалар. Олимпиада тематикасы табигать белеме бүлекләре буенча күнекмә һәм белемнәрне тикшерүгә юнәлтелгән. «Олимпиадада геологик ярышлар, конкурслар һәм мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла. Командабызга уңышлар телибез», — диелә 4нче мәктәпнең инстаграм битендә язылган хәбәрдә.