Гыйльметдинов: Татарстанга мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен арттырырга кирәк
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасында мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын арттырырга, шулай ук гамәлдәге мәктәпләрдә икенче сменаларны булдырмаска кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов #ТатарстанОнлайн программасының турыдан-туры эфирында республиканың мәгариф системасын үстерү проблемалары һәм юллары турында сөйләде.
«Кем нәрсә генә әйтсә дә, Татарстан һәрвакыт беренче рәтләрдә: мәктәпләр дә төзибез, ремонтлыйбыз, балалар бакчалары да барлыкка килә, ясле төркемнәр дә ачыла. Безгә әле темпларны да арттырырга кирәк. Төбәк дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә без моны эшләячәкбез», — дип ышандырды парламентарий.
Яңа белем бирү оешмалары барлыкка килү, беренче чиратта, мәктәпләрдә икенче сменаларны бетерү өчен кирәк.
«Татарстанда балалар ике сменада укый торган йөздән артык мәктәп бар. Әгәр без бу проблема белән шөгыльләнмәсәк, кайбер шәһәрләрдә мәктәпләрдә өченче смена да булырга мөмкин. Мондый мәктәпләрнең күбесе Казанда» — диде депутат.
Гыйльметдинов сүзләренә караганда, кайбер мәктәпләр капиталь ремонтка һәм җиһазларны яңартуга мохтаҗ. Киләсе елда Россиядә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ул әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
«Ягъни акча төбәкләргә федераль бюджеттан, шулай ук җирле бюджеттан биреләчәк. Татарстан мәктәпләрне ремонтлау белән 30 елдан артык шөгыльләнсә дә, безгә дә ярдәм һәм таяныч кирәк. Моңа өстәп, мәктәпләргә ремонт ясау гына түгел, заманча җиһазлар белән тәэмин итүне дә программага кертергә тырышабыз. Физика, химия класслары, лабораторияләр искергән, аларны үзгәртергә кирәк. Авыл мәктәпләрендә җиһазландырылган спорт мәйданчыклары кирәк » , — диде программа кунагы.