Мөхәммәтшин: VI чакырылыш Дәүләт Советы эшләгәндә социаль әһәмияткә ия законнар артты
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы ике ел эшләгән дәвердә социаль әһәмияткә ия законнар саны артты. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Парламентның ике еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча билгеләргә мөмкин булган характеристикаларның берсе – халыкның көндәлек проблемаларын хәл итүгә, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара бәйләнеше мәсьәләләренә кагылышлы социаль әһәмияткә ия законнар санының артуы», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сәяси вәкиллеге зуррак. Аерым алганда, парламент составында ике фракция («Бердәм Россия» һәм КПРФ), ЛДПР, «Үсеш партиясе» һәм «Гадел Россия» фиркаләренең берәр вәкиле, шулай ук партиясез депутатлар да бар.