«Инсан» фонды Дагыстанда үзенчәлекле балалар өчен «Инклиник» медицина үзәген ачты
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). «Инсан» хәйрия фонды Махачкалада үзенчәлекле балалар өчен медицина үзәге ачты. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Ачылыш тантанасында мактаулы кунаклар сыйфатында Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнди һәм Дагыстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Татьяна Беляева катнашты. «Мөфти шундый Үзәк булдыру инициативасы белән чыккан иде. Ә үсештә үзенчәлекләре булган балалар өчен медицина учреждениесе идеясен Төньяк Кавказда иң зурлардан берсе булган „Инсан“ хәйрия фонды чынга ашырды. Биредә буллез эпидермолиздан (күбәләк-балалар) интегүче сабыйлар үзләренә кирәкле дәвалау процедурасының бер өлешен бушлай алачак. Хәзер аларга, өстәмә чыгымнар түгеп, төбәктән читкә чыгарга туры килмәячәк», — дип искәртте фонд вәкиле. Үзәктә шулай ук тернәкләндерү бүлеге ачарга ниятлиләр. «„Инсан“ фондына ДЦП, ЗПРР, аутизм һ.б. диагноз куелган балаларны тернәкләндерү өчен акча җыюда ярдәм күрсәтү үтенече белән күпсанлы ата-аналар мөрәҗәгать итә. Киләчәктә әлеге балаларга үзәктә квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итте чыганак.