Рөстәм Миңнеханов Люксембургның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
![Рөстәм Миңнеханов Люксембургның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште](https://tatar-inform.tatar/attachments/358e5448a29978e11641f86cba171863b929b123/store/fill/780/440/f50500a4911edb3972dce6ecd63558689820170ef660f0388cd32f195167/view_7467319_5322919%5B1%5D.jpg)
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Алга таба хезмәттәшлекне үстерү, үзара файдалы партнерлык нигезендә ирешелгән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Люксембургның Россия Федерациясендәге Илчелегенә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты, диелә хәбәрдә.