Арчада көчле җил Сабантуй мәйданында батутларны очырды
(Арча, 13 июн, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Арчада Сабантуйның иң кызган вакытында күкне кара болыт каплады. Кояшлы матур көнне көчле җил, яңгыр һәм боз алыштырды.
Арча Сабантуенда күңелле итеп ял итүче халык стадионда калды. Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, кибетләр рәтендә палаткалар, батутлар оча, өстәл, урындыклар авып ята.