Әгерҗенең иң тәмле сулы чишмәсенә Әгъләм исемен куштылар
(Әгерҗе, 6 июнь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Лиза Нурлыева). Әгерҗе районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары, авылның яше-карты катнашында Хөснуллиннар гаиләсе карап-яшәтеп торган иң матур, саф сулы чишмәгә Әгъләм чишмәсе исемен бирделәр. Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен яңарткан, райондашларны күрештергән бәйрәм вәгазь-догаларга да, җыр-моңга да, уен-тамашаларга да бай булды.