Татарстанда фураның багы тишелгән һәм юл буйлап ягулык түгелгән
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Зәй районында бүген иртән хәрәкәт иткән фураның багы тишелеп, юлга ягулык аккан.
Алда хәрәкәт иткән машинадан билгесез тимер предмет фура багына эләккән, бакны тишкән һәм ягулык юл буйлап түгелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итә.
Һәлакәт урынына махсус хезмәтләр килгән, алар юлдагы ягулыкны су белән юдырткан. Һәлакәттә зыян крүчеләр юк.