Вьетнамда коронавирусның катнаш штаммын ачыклаганнар
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Вьетнам Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусның яңа варианты барлыкка килүе турында хәбәр итте. Якынча мәгълүматлар буенча, катнаш штамм йогышлырак һәм һава буенча җиңел йога. Бу турыда VnExpress басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Коронавирусның яңа төре барлыкка килү сәбәпле, ковид белән авыру очраклары артты. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Вьетнамда коронавирус белән авыручы 6356 кеше теркәлгән. SARS-CoV-2 штаммы йогышлырак булуы белән аерылып тора, чир авыр формада уза яки антитәнчекләргә, даруга һәм вакцинага каршы торучанлыгы көчлерәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вирусның бу категориясен әлегә Англия, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия һәм Һиндстанда беренче тапкыр ачыкланган штаммнар рәтенә керткән.