Миңнеханов «Кемпф Групп» компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре катнашындагы очрашуда төзелеш өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Компания вәкилләре Казан шәһәренең шәхси торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын гамәлгә ашыру программасын тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.
«Кемпф Групп» — немец компанияләр төркеме, аның эшчәнлегенең нигезен төзелеш бизнесы тәшкил итә. Компания РФ Сәүдә вәкиллеге белән хезмәттәшлек итә, Аахен шәһәренең Сәүдә Палатасы әгъзасы.