Хабенскийның Казандагы студиясе Яхинаның яңа романы буенча спектакль куярга ниятли
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Актер Константин Хабенскийның Казандагы студиясендә язучы Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» дигән яңа романы буенча спектакль сәхнәләштерергә ниятлиләр. Яңа романны тәкъдим итү чарасында студиянең укучысы шулай дип белдерде. «Без киләсе елда „Эшелон на Самарканд“ романы буенча спектакль куярга ниятлибез», - диде ул. Ул шулай ук Яхинадан романны пьеса итеп эшләү кыен булачакмы дип сорады. «Спектакльдә яшүсмерләр уйнарга тиеш, һәм сез моны башкарып чыгачаксыз дип уйлыйм», - диде Яхина. Автор иҗат коллективының шундый теләк белдерүенә шат икәнлеген белдерде. «Эшелон на Самарканд» романы 1923 елда, Идел буенда коточкыч ачлык хөкем сөргән вакытта Казаннан Сәмәркандка 500 караучысыз баланы эвакуацияләүгә багышланган. Кичә Татарстан Милли китапханәсендә романны тәкъдим итү кичәсе булды. Язучы яңа китабы өчен материалларны ничек җыюы хакында сөйләде.