Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосы эфирында татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосының беренче туры эфирында радио тыңлаучыларны Җиңү көне белән тәбрикләде. «Олыларга, ветераннарыбызга ихтирам күрсәтеп, балаларга үрнәк булып, Җиңү көне бәйрәмен матур итеп бергәләшеп үткәрергә язсын. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Ул безнең өчен бик зур бәйрәм», — дип котлады Татарстан Президенты радионың яңа студиясендә . Рөстәм Миңнеханов машинасында «Тәртип» һәм «Болгар» радиолары ешлыклары барлыгын әйтте. «Күбрәк „Тәртип“ радиосын тыңлыйм, чөнки ул хәзер мөстәкыйль канал. „Болгар“ радиосы да күңелгә ятышлы, ләкин „Тәртип“ якынрак», — диде ул. «Үзебезнең телебездә рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», — дип сәламләде ул радио тыңлаучыларны.