Төркиядәге тагын ике мәдәни объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелде
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Төркиядәге тагын ике мәдәни объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Башлангыч исемлеген тулыландырды. Хәзер исемлектә аларның саны 85кә җитте.
Исемлеккә Эрзинджан провинциясендәге тарихи Кемалие шәһәре, шулай ук Мардин провинциясендәге борынгы Мидьятның (Тур Абдин) тирә-ягындагы чиркәү һәм монастырьлар кертелде. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Бөек ефәк юлының кәрван юлларында урнашкан тарихи Кемалие шәһәре уникаль табигый ландшафтка ия. Мидьятның тирә-ягындагы Тур Абдин районы исә монастырь архитектурасының борынгы үрнәге булып тора. Биредә христианлыкның башлангыч чорларыннан ук интенсив төзелеш эшчәнлеге алып барылган.