Апаста регионара футбол фестивале узды
(3 май, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апаста узган регионара футбол фестивалендә Яр Чаллы, Ульяновск, Казан, Тәтеш районыннан килгән командалар катнашты. Апас данын 2 команда яклады. «Уеннар бик кызу барды. Бәйрәм көнен сәламәт яшәүгә багышлаган егетләр күтәренке кәефтә уйнады. Көч биреп торырга гаиләләре, балалары да килде», — диде ярышны оештыручы Булат Шәфигуллин. Футбол уеннарында беренче урында — Яр Чаллы, икенче урында — Тәтеш, өченче урында Апас командасы. Җиңүчеләргә көнбагыш җитештерү компаниясе бүләкләр әзерләгән иде.