Фирганәдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан музыкаль-шигъри кичә булды
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). 26 апрельдә Фирганә дәүләт университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-шигъри кичә булды. Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараны рус филологиясе кафедрасы һәм Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе Татар милли-мәдәни үзәге оештырды. Кичәдә кафедра студентлары һәм «Күбәләгем» Татар фольклор җыр ансамблендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Соңыннан программада катнашучылар күмәкләп «Туган тел» җырын башкарды.