Чаллыда сәүдә үзәге янындагы парковкада торган йөк автомобиленә ут капкан
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә ут капкан йөк автомобиленең видеосы чыкты. Видео авторы сүзләренчә, гадәттән тыш хәл Чаллыда, «Эссен» сәүдә үзәге янындагы парковкада булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынны шул тирәдән үтеп баручы кешеләр ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, машина кабинасының каймасы янган, товарга зыян килмәгән.