Юмор остасы Алмаз Хәмзин татарларны төрле төркемнәргә бүлүгә каршы булуын әйтте
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Юмор остасы, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин татарларны мишәр, типтәр һәм башка төркемнәргә бүлүне хупламавын әйтте. «Соңгы вакытта җанисәп алу буенча күп кенә фикер каршылыклары бар. Башкортстанда яшәүче татарлар башкортлар булып та, татарлар булып та языла. Ульяновск өлкәсендәгеләр мишәр булып язылырга йөри, кайберләре үзен типтәр дип тә күрсәтә. Керәшен мәсьәләсе дә шул ук. Безгә бүленергә түгел, бердәм булырга, бергә уйларга кирәк. Вак-төяк белән шөгыльләнмәскә», — диде ул. Алмаз Хәмзин фикеренчә, мондый бүленеш татар халкының мәдәниятенә дә йогынты ясарга мөмкин. «Зур телебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез бар. Аннары шул җырларны, мәзәкләр, әдәбият, театрны бүлә башларбыз. Безнең тарихи зур даныбыз бар. Зурлыгыбыз бар! Без татар икән, татар булып калыйк инде. Әллә кемнәр әллә нинди гыйлем күрсәтеп, тарихны белгән булып кыланып йөрмәсен», — диде ул.