Руслан Шиһабетдинов «Казаноргсинтез»ның директорлар советы рәисе итеп сайланды
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Руслан Шиһабетдинов «Казаноргсинтез» ГАҖ директорлар советының яңа рәисе итеп билгеләнде. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышында аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар. Шушы көннәрдә, 26 апрельдә, Руслан Шиһабетдиновны сайлаганнан соң директорлар советының беренче утырышы булды. «„ТАИФ“ АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов бертавыштан „Казаноргсинтез“ ГАҖ директорлар советы рәисе итеп сайланды. Директорлар советы даими эшли торган комитетларның яңа составларын билгеләде, шулай ук башкарма дирекцияне сайлады», - диелә хәбәрдә. «Казаноргсинтез» ГАҖ башкарма дирекциясенең элеккеге составы үзгәрешсез калды. Советның яңа составыннан тыш, утырышта «ТАИФ» АҖ директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов, шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ директорлар советының элеккеге составына керүчеләр дә катнашты.