Башкортстанда төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары турында фикер алышачаклар
![Башкортстанда төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары турында фикер алышачаклар](https://tatar-inform.tatar/attachments/abb0658250c932c18844dee5fa687941436dc4bf/store/crop_and_fill/0/50/1170/657/780/440/cce3595259a5677b19da5ac07f18326be12603695616a026fcf2e3ef2c3f/%D0%B1%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B8%D1%80%D0%B8%D1%8F2.jpg)
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 һәм 22 майда Башкортстанның Туймазы районында төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары буенча туган якны өйрәнүчеләр өчен фәнни-методик семинар рәвешендә фәнни түгәрәк өстәл узачак. «Түгәрәк өстәл — Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясенең икенче этабы. Аның барышында борынгы татар тәңкәләрен өйрәнү, шәҗәрәләр ясау, төбәк, мәктәп һәм шәхси туган якны өйрәнү музейларын булдыру, Идел-Урал татарларының этник төркемнәрен барлау мәсьәләләре каралачак», — диде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, семинар материаллары аерым фәнни-методик җыентык рәвешендә басылачак. Элегрәк «Татар-информ» 19, 20 майда Мөслимдә Ык елгасы бассейнындагы табигый һәм тарихи объектларны өйрәнүгә багышланган конференция узачагын язган иде.